news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда JADIDFEST фестивалендә милли кул эшләре тәкъдим итүче Дизайн-маркет эшләячәк

Дизайн-маркет 25 декабрь көнне “Смена” яңа мәдәният үзәгендә ачылачак.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 25 декабрь көнне Казанда 12:00-18:00  сәгатьләрдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәргән "JADIDFEST" фестивалендә Дизайн-маркет мәйданчыгы да эшләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге хәбәр итә.

Оештыручылар әйтүенчә, Дизайн-маркетта Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән татар милли компонентлы әйберләр сатып алып булачак: сәнгатьчә эшләнгән бүләкләр, кул эшләре, бизәнү-ясану әйберләре, стилизацияләнгән татар киеме, балалар әдәбияты, милли аяк киемнәре, интерьер бизәкләре һ.б.

Шулай ук казанлыларга фестиваль өчен махсус әзерләнгән тәбрикләмәләр дә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100