news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Jadidfest 2026» фестивале кысаларында «Бөек шигъри баттл» була

28 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмә залында «Бөек шигъри баттл» була. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итте.

ХХ гасыр башында Габдулла Тукайдан тыш та күп шагыйрьләр иҗат иткән. Әгәр алар бүгенге шигъри баттл-слэмнарда катнашса, кем җиңәр иде икән? «Бөек шигъри баттл»да бүгенге заман шагыйрьләре узган гасыр башы шигъриятен үз тавышлары белән тәкъдим итәчәк. Ә җиңүчене тамашачы билгеләячәк, диелә хәбәрдә.

Чара «Jadidfest 2026» фестивале кысаларында узачак.

Катнашу ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot