news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Израиль музыканты чыгыш ясый

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Израильдән килгән музыкант Алексей Белоусовның “Күңелем – гитара” лип аталган концерты узачак

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Израильдән килгән музыкант Алексей Белоусовның “Күңелем – гитара” лип аталган концерты узачак.
Алексей Белоусов Иерусалимдагы Рубин исемендәге Музыка һәм бию академиясен тәмамлый. Гитарада уйнаучы музыкант Аурупа шәһәрләренең күп кенә атаклы концерт мәйданчыкларында концертлар бирә. Шулай ук Алексей Белоусов "Jerusalem Festival Orchestra", "Ashdod Symphony Orchestra", "Symphoniette Raanana" кебек оркестрлар белән дә чыгыш ясый. Бүгенге көндә ул камера музыкасы белән актив шөгыльләнә. 2004 елда «Arton» камера ансамблен оештыра. 2006 елдан Израильдәге "Guitar Gems"
исемле Халыкара классик гитара фестиваленең сәнгать җитәкчесе булып тора. Казанда бу – музыкантның беренче чыгыш ясавы. Концерт кичке 18 сәгать 30 минутта башлана, дип хәбәр иттеләр Зур дәүләт концерт залының концертлар бүлегеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot