news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Изге куллар» хәйрия складының кабул итү пунктлары кабат ачылды

Хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен «Изге куллар» складының кабул итү һәм бирү пунктларында битлек һәм перчатка кияргә кирәк.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казанда «Игелекле эшләр көне» фондының хәйрия проектлары үз эшен яңарта — «Изге куллар» хәйрия склады, социаль такси, шулай ук юристларның бушлай консультацияләре дәвам итәчәк. Бу турыда казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

18 майдан Восстание урамы, 59 һәм Пушкин урамы, 24 адресы буенча урнашкан «Изге куллар» хәйрия складының кабул итү пунктлары янә эшли башлаячак. Казанлылар мохтаҗларга дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр әйберләр алып килә ала.

Калинин урамы, 3 адресы буенча кабул итү һәм бирү пункты элеккеге график буенча эшли: эш көннәрендә — 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, шимбә — 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр. Фонд карамагындагыларга әйберләр Калинин урамындагы 3-нче пунктта гына биреләчәк. Мәгълүматны +7(843)236-65-61 телефоны буенча белергә мөмкин.

19 майда ТР башкаласында социаль такси эшен яңартты, ул мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү сервисы булып тора. Әлеге хезмәттән катлаулы авырулы балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәр халкы файдалана ала. Пассажирларны йөртү Казан чикләрендә 8.00-дән 20.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Социаль такси заказы өчен алдан диспетчерлык хезмәтенә +7 (965)609-8-609 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Казанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбе, 21 майда, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча гомуми сораулар буенча юрист бушлай кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу +7(843)236-65-61 телефоны буенча башкарыла.

Хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен «Изге куллар» складының кабул итү һәм бирү пунктларында булганда, юрист белән очрашуда, шулай ук социаль таксида йөргәндә битлекләрне һәм перчаткаларны кулланырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100