news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда июнь аенда 7 нче Җәйге китап фестивале узачак

Татарстан башкаласында 8-9 июньдә Җәйге китап фестивале узачак. Чаралар берничә мәйданчыкта оештырыла: «Черек күл» паркы, ТР Милли китапханәсе һәм «Смена» заманча мәдәният үзәге. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике көн дәвамында 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Черек күл» паркында китап ярминкәсе эшләячәк. Барлыгы 100 дән артык нәшрият тәкъдим ителәчәк. Ярминкә кунаклары яңа китапларны нәшрият бәясеннән сатып ала һәм нәшрият йортлары вәкилләре белән аралаша алачак.

Ачык программа кысаларында төрле презентацияләр һәм китаплар авторлары белән очрашулар көтелә. Быел беренче тапкыр уңайлы мохит һәм инклюзив программа булдырылачак, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә фестиваль чараларында катнаша алачак. Инклюзив программа белән аерым блок фестиваль сайтында пәйда булачак.

Шулай ук быел фестивальнең яшь кунаклары өчен программа киңәйтелә. «Смена Балалар» проекты кураторлары педагоглар, рәссамнар һәм балалар өчен иллюстрацияле китаплар авторлары белән берлектә воркшоплар, мастер-класслар һәм иҗади дәресләр үткәрәчәк.

Фестиваль кысаларында китап индустриясе вәкилләре өчен дискуссияләр һәм мастер-класслар сериясе узачак. Программада катнашу өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.

Җәйге китап фестиваленең тулы программасы сайтта, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырыла. Чара СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә «Смена» заманча мәдәният үзәге, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе, ТР Милли китапханәсе тарафыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100