news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда июль аенда икенчел торак базарында фатирның квадрат метры кыйммәтләнгән

Казанда июль аенда икенчел күчемсез милек базарында фатирның квадрат метры кыйммәтләнгән. «МИР КВАРТИР» порталы мәгълүматларына караганда, аның бәясе 0,3 процентка арткан һәм 183,5 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, фатирның уртача бәясе 1,2 процентка – 8,7 миллион сумга кадәр кимегән.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, базарда чагыштырмача тынлык хөкем сөрә: сатып алучыларның бер өлеше саклык акчаларын торак сатып алуга юнәлдерү өчен банк кертемнәренең сроклары тәмамлануын көтә, ә күпләр фатир сатып алуны ипотека ставкалары кимегәнчегә кадәр кичектерергә тырыша. Бүгенге көндә ипотека буенча ставкалар шактый югары булып кала, бу күпчелек гаиләләр өчен торак сатып алу мөмкинлеген чикли.

«Күчемсез милек базарында ихтыяҗны торгызу өчен, торак кредиты буенча ставкалар ким дигәндә 10 процентка кадәр төшәргә тиеш», – дип искәртте порталның генераль директоры Павел Луценко.

Ул шулай ук бүгенге көндә альтернатив килешүләр һәм зур булмаган шәһәрләрдә икенчел торак өчен ташламалы ипотека фатир сату өлкәсендә төп драйверлар булып кала, дип өстәде.

Июль аенда Казанда бер квадрат метр бәясе үсеше (0,3 процент) ил буенча уртача күрсәткечтән (0,6 процент) түбәнрәк булган, ә фатирның уртача бәясе кимү, мөгаен, тәкъдим һәм сорау структурасының үзгәрүе белән бәйледер.

Портал мәгълүматлары буенча, Россия буенча квадрат метрның уртача бәясе - 121,3 мең, ә фатирның уртача бәясе 6,5 миллион сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot