news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда IX "Туым Жондозы" керәшен яшьләр иҗаты бәйге-фестиваленең Гала-концерты була

Быел балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр төркемнәрендә барлыгы 21 музыкаль чыгыш көтелә.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда керәшеннәрнең "Туым Жондозы" — "Рождественская Звезда" яшьләр иҗаты бәйге-фестиваленең Гала-концерты Казанда “Ак Барс” Яшьләр үзәге сәхнәсендә 14 гыйнварда узачак. Шунда ук тугызынчы тапкыр оештырылучы әлеге фестивальнең Гран-при иясе билгеле булачак. Татарстанның “Туганайлар” газетасы хәбәр иткәнчә, Гала-концертта чыгыш ясаячак конкурсантларның исемлеге билгеле инде. Финалда "Милли җырлар башкаручы”, “Вокаль-инструменталь ансамбль”, “Халык театры” кебек (һ.б.) номинацияләрдә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр төркемнәрендә барлыгы 21 музыкаль чыгыш көтелә.

“Туым Жондызы” фестивале 2011 елдан республика күләмендә үткәрелә. Анда катнашучылар географиясе елдан-ел арта. Быел Казан, Чаллы шәһәрләре, Балтач, Кайбыч, Зәй, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Мамадыш районнарыннан керәшен мәдәниятен тәкъдим итүче яшь буын вәкилләре катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100