news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда IX стоматология күргәзмәсе ачылды
Бүген Казанда бара торган «Татарстан стоматологиясе-2010” IX форумы кысаларында Спорт Сараенда IX Төбәкара стоматология күргәзмәсе үз ишекләрен ачты
Скопировать ссылку
(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда бара торган «Татарстан стоматологиясе-2010” IX форумы кысаларында Спорт Сараенда IX Төбәкара стоматология күргәзмәсе үз ишекләрен ачты. Тантанада сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та катнашты.
“Казанда шундый стоматологик форум һәм күргәзмә узуы традициягә әйләнде. Һәм бу – куанычлы хәл. Ел саен монда өлкәнең күпсанлы белгечләре җыела, алар үзара тәҗрибә һәм фикер уртаклаша, яңа казанышларын тәкъдим итә. Мин сезне форум һәм күргәзмә ачылышы белән чын күңелдән котлыйм һәм эшегездә уңышлар телим”, - диде ул.
Күргәзмәдә Татарстан һәм Россия төбәкләре фирмалары тәкъдим иткән стоматологик җайланмалар, имплантацион материаллар, диагностика системалары, фармация препаратлары, стоматологик кабинетлар өчен җиһазлар һәм башкалар белән танышып була. Күргәзмәнең максаты – Татарстанга үз продукциясен тәкъдим итәр өчен яңа стоматологик фирмаларны җәлеп итү, төбәк дилерлары белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру, өлкә белгечләрен яңа технологияләргә өйрәтү, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot