news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда IX Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы була

28-30 августта Казанда Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы узачак. Катнашучылар төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышачак, шулай ук тәҗрибә алмаша алачак.

Форумның тугызынчы программасына журналист осталыгы буенча семинарлар, кунаклар өчен экскурсияләр, Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу һәм башкалар керә.

29 августта 10.00 сәгатьтә Иннополиста Россиянең утыздан артык субъектыннан зур төбәк, өлкә, район һәм махсуслаштырылган массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында пленар утырыш төп чара булачак.

Моннан тыш, анда Дәүләт Думасы, «Этникара журналистика гильдиясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы, РФ Иҗтимагый палатасы һәм башка берләшмәләр вәкилләре катнашачак. Барлыгы 300дән артык делегат катнашыр дип көтелә.

Форумны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100