news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана
Фото: tatar-congress.org

Бүген Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы үз эшен башлап җибәрә. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, блогерларны һәм медиа өлкәсендә эшләүче белгечләрне бер мәйданга җыячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумның эше бүген 14:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчеләре һәм медиа җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында тантаналы ачылыш белән башлана.

Форумның эшлекле программасы кысаларында сәгать 15:00 дә Бөтендөнья татар конгрессының яңа сайты тәкъдим ителәчәк. Аннары катнашучылар журналист һәм танылган блогер Альберт Шакиров белән очрашачак.

Программа танылган журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов үткәрәчәк «Иҗат теориясе» лекциясе белән дәвам итәчәк. Катнашучылар иҗади эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук хәзерге медиа мохитендә эшләү үзенчәлекләре турында фикер алышачак.

Кичке аштан соң катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына «Әни килде» спектаклен карарга барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot