news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы була

Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

21-25 августта Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда 25 чит илдән, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан 600гә якын татар яшьләре вәкиле катнашачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Беренче көнне форумда катнашучыларны теркәү һәм Казан буенча «Казан: татар тарихы йөрәге» экскурсиясе узачак. Кич белән делегатлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барачаклар.

Форумның тантаналы ачылышы 22 августта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында була. Шул ук көнне алты белем бирү секциясе буенча эш оештырылачак. Көн азагында бөтен дөньядан килгән татар яшьләре «Әйдә ШаяРТ» КВН төбәкара татар лигасы тамашачылары булачак.

23 августта форумда катнашучылар Болгар шәһәрендә булачак, ә кичен алар өчен мәдәни программа оештырыла. 24 августта делегатлар секцияләр буенча эшләрен дәвам итәчәк һәм «Печән базары» фестивалендә булачаклар.

IX Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы 25 августта узачак. Шулай ук бу көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы утырышы да узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot