news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачылды

Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачылды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казандагы Рәмиев исемендәге IT-парк бинасында «Милләт җыены» кысаларында узучы Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар өлеше башланды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Милли шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров та делегатларны сәламләде.

«Безнең милләтебенең бүгенгесе һәм киләчәге! Без сезне иң беренче чиратта сәламлибез. Барыбызга да мәгълүм, монда «Милләт җыены»на килгән бер мең халыкның 400гә якыны яшьләр. Без сезнең фикерләрне ишетергә телибез. Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы эше — ул бөтен дөнья буйлап булган милли оешмалар эшчәнлеге», — дип белдерде ул һәм яшьләр эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклады.

Шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов та чыгыш ясады.

«Иң элек Казанга килүегез, мөмкинлек табуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Быел форум «Милли җыен» кысаларында уза. Биредәге пленар өлештә Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 335 яшь делегат катнаша», — дип билгеләп узды ул.

Чарага Президиум сайланган, кворум бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot