news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда IX Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе игълан ителде

Конкурс ике номинация буенча уздырылачак: «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү».

Казанда IX Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе игълан ителде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). 2019 елның 21-22 февраль көннәрендә Казанда IX  Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Конкурс ике номинация буенча уздырылачак: «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү».

Бәйгедә Россия Федерациясе гражданнары булган ир-егетләр катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар тапшырылачак. Шулай ук оештыручылар һәр катнашучыга да истәлекле бүләкләр бирәчәк.

Чараны Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар Ислам Академиясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды оештыра.

Моннан кала, оештыручылар массакүләм мәгълүмат чаралары арасында IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесен яктырту буенча иң яхшы материалга конкурс игълан итә. Эшләр өч номинация буенча каралачак: «Видеорепортаж», «Интернет-басма», «Басма хезмәтләр». Җиңүчеләргә шулай ук акчалата бүләкләр биреләчәк. Нәтиҗәләр, Коръән бәйгесе үтеп, бер ай узгач игълан ителәчәк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең эшләрен svet.korana@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100