Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Иван Грозныйга һәйкәл куярга тәкъдим ителгән
4 ноябрьдә Владимир өлкәсе Александров шәһәрендә Иван IV кә һәйкәл ачу ниятләнгән.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Орел шәһәрендә куелган Иван Грозный һәйкәле үрнәгендә, Казанда, Мәскүдә һәм Коломнада да шундый ук һәйкәл урнаштырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Православ хоругвь йөртүчеләр берлеге башлыгы Леонид Симонович-Никшич җиткергән, дип хәбәр итә «Лента.ру».
Россия башкаласында һәйкәлне Лубян мәйданында урнаштырырга мөмкиннәр. 4 ноябрьдә Владимир өлкәсе Александров шәһәрендә Иван IV кә һәйкәл ачу планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез: 14 октябрьдә Орелда шәһәрдә нигез салучы саналган Иван Грозныйга һәйкәл ачылды. Аны шәһәрнең борынгы биналарының берсе булган Богоявленский соборы янында урнаштырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз