news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Иван Фармаковский уйнаячак

5 август көнне Казанда “Сандецкий утарында JAZZ” Халыкара импровизация музыкасы фестивале кысаларында “От улыбки!” дип исемләнгән тамаша узачак

(Казан, 3 август, “Татар-информ”). 5 август көнне кичке 19 сәгать 30 минутта ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Сандецкий утарында JAZZ” Халыкара импровизация музыкасы фестивале кысаларында “От улыбки!” дип исемләнгән тамаша узачак. Әлеге проектны “Иван Фармаковский триосы” тәкъдим итә. Төркем составында фортепианода Иван Фармаковский, контрабаста Антон Ревнюк, барабанда Павел Тимофеев уйнаячак.
Иван Фармаковский Василий Соловьев-Седой, Владимир Шаинский, Юрий Глаголев, Никита Богословский язган совет чоры җырларының үз аранжировкаларын, шулай ук кинофильмнардагы җырларны тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Белешмә өчен: Иван Фармаковский 1973 елның 1 февралендә Мәскәүдә туа. 5 яшьтән “Москворечье” мәдәният йорты студиясе каршындагы балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнә. 1988 елда Гнесиннар исемендәге музыка училищесына эстрада-джаз бүлегенә профессор И.Бриль классына укырга керә. Аннан соң укуны Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә дәвам итә. Концерт эшчәнлеген Иван Фармаковский үзе оештырган төркем җитәкчесе буларак башлап җибәрә. 1991елда музыкант Ирландиянең Дублин шәһәрендәге җәйге джаз мәктәбенә чакырыла. 1994 елда Ростов-Дон шәһәрендә уза торган II Бөтенроссия джаз башкаручылары конкурсында Беренче премиягә ия була.
Иван Фармаковский Россия, АКШ, Англия, Франция, Бельгия, Италия, Һиндстан, Куба, Финляндия, Алмания, Румыния, Литва, Латвия, Эстония илләрендә халыкара джаз-фестивальләрендә һәм соло концертларында чыгыш ясый. Танылган музыкантлар Бенни Голсон, Куртис Фуллер, Уинтон Марсалис, Ренди Брейкер, Билл Эванс белән хезмәттәшлек итә.
Бүгенге көндә Иван Фармаковский үз квинтет һәм трио программаларын тәкъдим итә, шулай ук «Пернатый змей» ансамбле, Игорь Бутман, Алекс Ростоцкий, Георгий Гаранян, «Мәскәү виртуозлары» Дәүләт камера оркестры белән уйный.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot