news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда IV җылылык һәм электр энергиясе чыганагы бинасы нигез ташы салынды

Аның кебеге әлегә Сочида гына бар

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Ферма шоссесы урамындагы япан кырда (РКБ һәм ДРКБдан соң сул якта) IV җылылык һәм электр энергиясе чыганагы бинасының (ТЭС-240) нигез ташы салынды. Әлеге вакыйга тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «PvT Capital» компаниясе идарәчесе  Кристиаан Вербакель, «БАСКО» холдингы генераль директоры Валерий Калмыков һ.б. рәсми затлар катнашты.

Шәһәрнең җылылык һәм электр энергиясенә ихтыяҗы үсә баруын исәпкә алып, әлеге объектны төзү турында кабул ителгән карар нигезендә заказчылар  булып ТР Хөкүмәте, Казан шәһәре мэриясе һәм «Баско» компаниясе чыккан. Проект исә пар һәм газ циклы технологиясенә нигезләнгән. Төзеп кулланылышка тапшыру эшләре 3 этаптан торачак. Аерым алганда, аның 2012 елдагы беренче этабында  80 МВт, 2014 елгы икенче этабында 160 МВт, 2016 елдагы өченче этабында 240 МВт куәт белән җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгаруы планлаштырыла. Объект гомуми 5 гектар җир биләп торачак, төзелешнең беренче этабында 1 гектар мәйданда электр җиһазлары белән төп корпус, химик ысул белән су чистарту җиһазлары, газ кертү һәм бүлеп җибәрү, җылылык пункты, чистарту корылмалары һ.б. урнашыр дип ниятләнә. Пар һәм газ җиһазлары базасындагы моның кебек электр станциясе әлегә Сочида гына бар, диелә шәһәр мэриясеннән алынган хәбәрдә. Эшләтүдә гади һәм аз урын биләп торачагы, шуның өстенә традицион станцияләрдән арзангарак төшәчәге, газ һәм дизель ягулыгына эшли торганнарыннан атмосфера һавасына азот оксидын чыгару күләме 2-3 тапкырга азрак булуы бу станциянең үзенчәлеге санала.

 Хәзерге вакытта Казан 400 МВт электр һәм 200 Гкал җылылык энергиясенә кытлык тоя, 2025 елга каралган шәһәр үсеше Генераль планы буенча электр энергиясенә ихтыяҗ 700 МВт булачак, җылылык энергиясенә – 540 Гкал. Яңа җылылык һәм электр станциясе исә Универсиада авылын, «Кояшлы шәһәр» комплексын, Республика клиник хастаханәсенең медицина корпусларын һ.б. объектларның әлеге мәсьәләдә ихтыяҗларын каплый алачак. 
 
 Искәртеп үтәбез: станция төзү проектын гамәлгә ашыруда инвесторлык ролен  «ПвТ Капитал и БАСКО инвестиции» (PvT Capital & Basco Investments) ҖЧҖ Россия-Германия предприятиесе үз өстенә алган.
Генераль проектлаучы - «ВНИПИэнергопром» берләшмәсе» ААҖ, техник заказчы – «БАСКО» ЯАҖ, генераль подрядчысы – «БАСКО – Строй» ҖЧҖ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100