news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда IV(XX) Бөтенроссия археология съезды уздырыла

Съездда археология һәм тарих фәннәренең актуаль мәсьәләләре күтәреләчәк

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). 20- 25 октябрь көннәрендә Казанда IV(XX) Бөтенроссия археология съезды уздырыла.

Әлеге карар Татарстанда археология фәненең зур казанышлары һәм шулай ук Казанда 1877 елда узган IV Бөтенроссия археология съезды истәлеге белән бәйле.

Съездда археология һәм тарих фәннәренең актуаль мәсьәләләре күтәреләчәк, археология мирасын саклап калу, аның мәгарифтә, музей төзелешендә, борынгы тарихи һәйкәлләрне торгызуда роле турында фикер алышу барачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot