news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда IV халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестиваленә йомгак ясалды

Казанда IV халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестиваленә йомгак ясалды
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә IV халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале булды.

Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина сүзләренчә, фестивальгә «кем ул татар? Күренекле татарлар турында очерк, сюжетлар», «татар халкының гореф-гадәтләре», «татар мәдәнияте үзәкләренең, уку йортларында татар музейларының эшчәнлеге», «татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы» номинацияләре буенча 90 видео һәм язмалар кабул ителгән.

«Эшләр Чувашия республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае Барда районы, Новокузнецк шәһәреннән, Татарстанның Саба, Мөслим, Сарман, Балтач,Кукмара, Арча, Балык Бистәсе, Әлки, Баулы, Лаеш, Бөгелмә, Питрәч, Теләче, Зәй, Әгерҗе, Яшел Үзән, Буа районнарыннан, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килде. Фестивальгә эшләр әзерләүдә 200дән артык кеше катнашты. Фестиваль төрле буын һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерде», - диде ул.

Арча районы Курса - Почмак авылы мәктәбеннән Ләйсән Шиһапова җитәкчелегендә мәктәп укучылары «Каз өмәсе» күренешен күрсәткән. Казанның 112 балалар бакчасының татар теле укытучысы Гөлназ Бәдертдинова музейларында урын алган XIX гасырдан сакланып калган комган һәм намазлык алып килгән. Ул «Серле сандыкта» яткан милли хәзинәләре белән таныштырган. Әлки районыннан аш-су остасы Гөлсинә Морадимова чәкчәк, талкыш кәләвә пешерү тарихына тукталган. Үз куллары белән пешергән ризыктан фестивальгә килгән һәркемне авыз иттергән.

«Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева фестивальнең мөһимлеген искәртте, катнашучыларга рәхмәт әйтте. Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров әлеге фестиваль татар телен, гореф-гадәтләрне, милли ашларны саклауның үрнәге булуын искәртте», - диде Флюра Абдуллина.

Филология фәннәре докторы, профессор, Болгариянең Халыкара фәнни үзәк директоры, «Милләтнең алтын хәзинәсе» номинациясендә алтын медаль иясе Альбина Вәлиева үзәкләренең эшчәнлегенә тукталган. Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры урынбасары Гөлнара Хәйруллина шигырьләр укыган. Балык Бистәсе районы Олы Тегермәнлек авылы мәктәбенең тарих укытучысы Илфар Габдрахманов яшь буынны Барый Шәвәлиев батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүләрен әйткән.

«Фестивальдә Бөтендөнья татар конгрессының комитет җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов, Казан дәүләт аграр университетының китапханә директоры Илнур Гайфуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хезмәткәре Ләйсирә Фазлыева, Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре, Россия мөслимәләр берлеге әгъзасы Нурия Шәрипҗанова чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева халкыбыз әсәрләрен яңгыратты», - диде Флюра Абдуллина.

  • IV халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале «Туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнгән. Чара Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылган. Фестивальне Флюра Абдуллина алып барган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100