news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда IV Региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары конгрессына старт бирелде
Аның программасына экскурсияләр, мастер-класслар, “түгәрәк өстәл” утырышы һәм югары даирә
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген IV Региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары конгрессына старт бирелә һәм ул 27 июньгә кадәр дәвам итә.
Бүген Казан – Свияжск – Болгар – Казан маршруты буенча юл алачак 4 палубалы “Федор Шаляпин” теплоходында 1, 2, 3 кешелек каюталарда урнашкач, массакүләм мәгълүмат һәм коммунакация чаралары җитәкчеләре һәм журналистлар өчен Татарстан башкаласы буйлап экскурсия оештырыла, алар, шул исәптән, XXVII җәйге Универсиада объектлары белән дә таныша. Кичке сәгать 3тән “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында, “Яңарыш” Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды тәкъдим ителә.
Свияжск утрау-шәһәренә исә теплоход сәгать кичке 5тә юл ала. Анда барганда теплоходның конференцияләр залында журналистлар өчен “Огонек” журналының баш редакторы Виктор Лошак “Огонек” – исән калу өчен көрәшкә 110 ел. Хәзерге заман Россия матбугаты базарында атналык журналларның хәле” темасына мастер-класс уздыра.
Кичке 7дә килеп җиткәч, бөтен Россия күләмендә православиелеләрнең изге урыны булган Свияжск утрау-шәһәре буйлап 9га кадәр җәяүле экскурсия була. Аннары “Федор Шаляпин” журналистларны Россиядә беренче тапкыр дәүләт күләмендә ислам динен кабул иткән изге Болгарга алып китә.
Икенче көнне иртән 9дан алып, 1 сәгать дәвам итәчәк тарихи-архитектура һәйкәле булган Болгар шәһәрлегенә экскурсия ясалганнан соң, теплоход Казан юнәлешенә юл ала. Юлда “түгәрәк өстәл”, мастер-класслар оештырыла. Аерым алганда, “Медиахолдингта эш оештыру. “Татмедиа” ААҖ функциональ подразделениеләрен тәкъдим итү” темасына узачак “түгәрәк өстәл” утырышы “Татмедиа”ның генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев тарафыннан алып барыла. Кичен республикабыз башкаласына янә аяк басачак IV конгресс вәкилләре белән очрашуга хәтта Татарстан җитәкчелеге килер дип көтелә. Матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары вәкилләре, болардан тыш, “Тынычлык булдыру”/”Сотворение мира” III Халыкара фестивален тамаша кыла алачак.
Якшәмбе көнне “Федор Шаляпин” теплоходы бортындагы конференцияләр залында булачак тагын бер мастер-класс IV Региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары конгрессы чараларына нокта куячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2