news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда IV Иманколый укулары узачак

10 сентябрьдә Казанда Коръән фәннәре буенча «Иманколый укулары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның рухи мирасы, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү тарихы, хәзерге заманда Коръән фәннәре үсеше, Коръән тәфсире буенча уку әсбаплары эшләү, гарәп телен (Коръән текстын) өйрәнү, тәҗвид фәнен өйрәнүдә яңа ысуллар куллану темалары буенча фикер алышу көтелә. Әлеге фәнни җыен Коръән фәннәрен өйрәнү өлкәсендә фәнни эшләр алып баручылар өчен кызыклы булачак.

Россиякүләм фәнни-гамәли конференцияне Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге оештыра.

Конференция өч этапта үткәрелә:

1. 2025 елның 15 августына кадәр чыгышлар темасы кабул ителә.

2. 2025 елның 1 сентябренә кадәр электрон рәвештә материаллар кабул ителә (мәкаләләрнең күләме 8 биткә кадәр).

3. 2025 елның 10 сентябрендә Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә (Казан шәһәре, Чәчәкле урамы, 24) конференция үзе уза. Чит шәһәрләрдә яшәүчеләр онлайн форматта катнаша ала.

  • Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый – ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин эшлеклесе, «Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән» (»Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү») тәфсире авторы.
news_right_1
news_right_2
news_bot