Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда IV Халыкара Мадьяр симпозиумы ачыла
Симпозиум эшендә Россия, Венгрия, Кытай, Иран, Төркия, Казахстан, Молдавия һәм Украинадан 60тан артык галим катнаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). 15 октябрьдә Казан федераль университетында IV Халыкара Мадьяр симпозиумы ачылышы була. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумны Казан федераль университеты, Татарстан Фәннәр академиясе Археология институты, П.Пазмани исемендәге Католик университеты, Венгрия Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясе Тарих һәм археология институтының Көньяк-Урал филиалы, Көньяк-Урал дәүләт университеты оештыра.
Симпозиум эшендә Россия, Венгрия, Кытай, Иран, Төркия, Казахстан, Молдавия һәм Украинадан 60тан артык галим катнаша.
Форумда Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, П.Пазмани исемендәге Католик университеты ректоры Сабольч Суроми һәм башка мәртәбәле галимнәр катнаша. Россиядә симпозиум икенче тапкыр уза.
Симпозиум программасында спикерлар мадьярларның килеп чыгышы һәм тарихи проблемалары буенча тикшеренүләрдә археология, лингвистика, социаль антропология фәнни үзәкләре арасында координацияне көчәйтүне тәкъдим итәчәк.
Шулай ук Евразия төбәкләрендә мадьярлар проблемасы буенча яңа материаллар һәм заманча концепцияләр алышу булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз