Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда IV Бөтенроссия җәядән ату ярышлары узачак
22 сентябрьдә Казанның «Ак Барс Арена» стадионында Россия Федерациясе генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия җәядән ату ярышлары ачылачак. Чараның хедлайнерлары буларак Россия башкаручылары NILETTO, Ваня Дмитриенко һәм Диана Анкудинова чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнирны Россия генераль прокуроры Игорь Краснов ачып җибәрә. Россиянең төрле почмакларыннан килгән 600дән артык егет һәм кыз ике яшь категориясендә берничә дисциплина буенча 50, 60 һәм 70 метр дистанциягә атуда ярышачак. Спортчылар шәхси ярышларда да, команда ярышларында да осталыкларын күрсәтәчәк.
Кунакларны интерактив зоналар һәм күңел ачу чаралары көтә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чарага килү өчен теркәлү мәҗбүри. Бу бушлай. Билетларны рәсми сайтта алырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз