news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда IV Бөтенроссия археология съездында яңа ысуллар һәм эшләнмәләр турында фикер алышачаклар

20-25 октябрьдә ТР башкаласында IV Бөтенроссия археология съезды уза, анда Россия һәм чит ил галимнәре катнаша

  (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда IV Бөтенроссия археология съезды башлана. Корылтайда катнашу өчен Россиянең 72 төбәгеннән һәм 22 якын һәм ерак чит илләрдән заявка биргәннәр. Бу хакта журналистларга ТР Мәдәният министрлыгында әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә белдерелде.

“Бүген безнең өчен мөһим вакыйга: өч еллык тәнәфестән соң, дүртенче Бөтенроссия археология съездын үткәрәбез. Бу өч ел дәвамында Россия археологлары күп мөһим ачышлар ясадылар, йөз меңләгән мәкаләләр, йөзләгән китаплар язылды, кызыклы идеяләр белдерелде. Боларның барысы буенча да Казанда съездда фикер алышачакбыз”, - диде Россия Фәннәр академиясе академигы, РФА Себер бүлегенең Археология һәм этнография институты директоры Анатолий Деревянко.

РФА академигы билгеләп узганча, археологлар съезды тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим, чөнки археологиядә яңа ысуллар пәйда булды, яңа җайланмалар эшләнде.

РФА академигы, РФА Археология институты директоры Николай Макаров сөйләвенчә, IV (XX) Бөтенроссия археология съездында катнашу теләге белдерүчеләр, Новосибирск, Суздаль һәм Бөек Новгородта узган съездларда катнашучыларга караганда, күбрәк.

“Соңгы елларда яңа археологик экспозицияләр, музейлар булдырылуы бик мөһим. Татарстан – Россия Федерациясенең ТР Фәннәр академиясе системасында археология буенча яңа тикшеренү институты булдырылган бердәнбер  субъекты. Археологларга эш урыннары, эш мәйданчыклары кирәк. Бу юнәлештә Татарстан үрнәк булып тора. Россиянең башка субъектлары да үрнәк алыр дип өметләнәбез”, - дип ассызыклады ул.

Матбугат конференциясендә катнашучы РФ Мәдәният министрлыгының мәдәни мирас департаменты директоры урынбасары Дмитрий Сергеев мәдәниятне саклау һәм мәдәниятне популярлаштыру мөһимлеген билгеләп үтте.

ТР ФА Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, съезд 1877 елдагы кебек археология өлкәсендә Татарстан өчен генә түгел, Ә Россия өчен дә өстенлекле юнәлешләрне һәм яңа бурычларны билгеләүгә сизелерлек йогынты ясаячагына ышанычын белдерде.

ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова белдерүенчә, Татарстанда археология мирасын саклауга зур игътибар бирелә. Корылтай кысаларында дәүләт тарафыннан археология мирасын саклауга багышланган берничә түгәрәк өстәл уздыру каралган.

IV (XX) Бөтенроссия археология съезды Казанда 20-25 октябрьдә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100