news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җитлекми туган балалар көне билгеләп үтелде

1 нче санлы балалар хастаханәсенә җитлекми туган балалы ата-аналар чакырылган иде

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2009 нчы елдан бирле, яңа туган пациентларны кайгыртучы Ауропа фонды инициативасы буенча 17 нче ноябрь Халыкара җитлекми туган балалар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген, 15 нче ноябрь көнне, Казанның Декабристлар урамында урнашкан 1 нче санлы балалар хастаханәсендә Җитлекми туган балалар көненә багышланган чара үткәрелде.
Бирегә вакытыннан алда һәм бик кечкенә масса белән туган балалары белән бергә ата-аналар килгән иде. Кайберәүләр чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, балаларының уңышларын күрсәтеп, шушы хәлгә дучар булып төшенкелеккә бирелгән ата-аналарга үзләрен үрнәк итеп күрсәтеп, аларга өмет чаткылары бирергә тырышты. Ата-аналар барысы да авыр мизгелләрдә ышаныч хисе өстәгән, җитлекми туган балаларын үстереп, аларга тернәкләнергә ярдәм иткән табибларга, белгечләргә тирән рәхмәт хисләрен җиткерде. “Сез безгә ата-ана булу бәхете бүләк иттегез”, - дип мөрәҗәгать итте алар. Бу көнне ак таҗ бәйрәме дип атау да тәкъдим ителгән: янәсе нәзберек таҗга ошаган нарасыйлар ата-аналарының тормыш чәчәкләренә әверелә.
 Чарада Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре, 1 нче санлы балалар хастаханәсе баш табибы Марина Потапова, Казанның баш педиатры Гөлсинә Хуҗиева, шәһәрнең төрле балалар сырхауханәләреннән вәкилләр һәм башкалар катнашты. 1 нче балалар хастаханәсенең җитлекми туган балалар катамнезы үзәге җитәкчесе Елена Волянюк ассызыклап узганча, вакытыннан алда туган сабыйларны тернәкләндерү өчен заманча югары технологияләр булуы шарт. Ул хәбәр иткәнчә, кагыйдә буларак, яңа туган сабыйларның якынча 6-8 проценты вакытыннан алда дөньяга килә. Россиядә ел саен 100 меңгә якын шундый сабый туа. Югары технологияле ярдәм гамәлгә кертелү нәтиҗәсендә, авырлыгы 500 грамм булган нарасыйларны да үстерү мөмкинлеге туды, ди ул. Инкубатор, респиратор, монитор кебек катлаулы электрон җиһазлар яңа туган балаларга ана карыны эчендәге тирәлеккә охшаш шартлар тудыру, шулай ук организмның җитлекмәгән функцияләрен башкару (балага суларга, тукланырга ярдәм итү) мөмкинлеген бирә. Белгечләр мондый балаларның сәламәтлеге тайпылышларын даими контрольдә тота. Катамнез үзәге җитлекми туган балаларның сәламәтлеген аеруча беренче елларында гел күзәтеп тору бурычын күздә тота. Елена Волянюк журналистларга хәбәр иткәнчә, былтыр Казанда 2 мең 700 ләп  җитлекми туган бала теркәлгән, аларның 2 процентына якын өлешенең массасы 1 кг нан ким булган.
Елена Волянюк җитлекми туган балаларның ашкайнату, нерв, сулыш органнары системаларының, шулай ук күз тамырлары төзелешенең үзенчәлекле булуын билгеләп үтте. Ул җитлегеп бетми туган күп кенә күренекле шәхесләргә мисаллар китерде, аларның сәламәт булып үсеп җитеп, югары үрләргә ирешүенә басым ясады. Елена Волянюк сүзләренә караганда, аларның күбесенең гәүдә авырлыгы шулкадәр кечкенә булган ки, аларны хәтта олы сыра бокалында коендырганнар.
Чыгышлардан соң табиблар исә үз чиратында, өмет хисен югалтмыйча, баласының тернәкләнүенә бөтен күңеле белән ышанган ата-аналарга рәхмәтен ирештерде. Чарага килгән барлык балалы ата-аналар бүләкләр белән кайтып китте. Зур курчак-аниматорлар балаларның күңелләрен ачты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot