Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты дәвам итә
Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты дәвам итә. Проект кысаларында казанлылар йога, зумба, цигун гимнастикасы, йөгерү, Скандинавия йөреше һәм башка активлык төрләре белән бушлай шөгыльләнә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шимбә, 15 августта, 8:45 сәгатьтә Горький исемендәге паркта йөгерү дәресе узачак. 9:00 сәгатьтә «Арт Сити» торак комплексында хатха-йога остаханәсе, «УРАМ» экстрим-паркында түгәрәк күнекмә үткәрелә. FYSM йогасын үз итүчеләрне 10:00 сәгатьтә «Наратлык» паркында көтәләр.
Якшәмбе, 16 августта, спорт чаралары 8:00 сәгатьтә «Калейдоскоп» паркында хатха-йогадан башланып китә. Хатха-йога дәресләре 9:00 сәгатьтә шулай ук «Крылья Советов» паркында, 10:00 сәгатьтә Җиңү паркында уздырыла. Балыкчы бакчасында арканы ныгыта торган күнекмә була. Ул 16:00 сәгатькә билгеләнгән.
Дәресләрдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз