news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Италиянең иң яхшы кыска метражлы фильмнарын күрсәтәләр

Чара 15-18 мартта М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үтәчәк.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). 15-18 мартта М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Италиянең мәхәббәт турындагы иң яхшы кыска метражлы фильмнар җыелмасы күрсәтелә. Башлана 19 сәгатьтә. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Альманах программасында режиссер Кристиано Ананиянең «Мальчик с пальчик», Моники Дуго һәм Марчелло Ди Нотоның «Завтра начинаю новую жизнь», Илении Политаноның «Свидание», Валерио Аттаназионың «Любовь в Вечном городе», Даниэле Пининың «Рокки», Франческо Бруниның «Круговорот» һәм Алессандро Капитаниның «Самая красивая» фильмнары кергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot