news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «IT-Summit’2010. Индустрия лидерлары очрашуы» дигән форум ачылды

Россия һәм чит илләрнең иң эре IT-компанияләре хуҗалары Татарстан башкаласына җыелды

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казанда «IT-Summit’2010. Индустрия лидерлары очрашуы» дигән форум ачылды.
Саммит ачылышында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифаларын башкаручы Фәрит Фазылҗанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде. “Быел Татарстан һәм республикабыз башкаласы – меңьеллык Казанның конференцияне үткәрү урыны итеп сайлануына шатмын. Без инновацияле икътисадка басым ясыйбыз, аның нигезендә югары технологияле җитештерү ята. Бу безнең стратегик сайлау. IT-технологияләрне үстерү – инновацияле икътисад һәм төбәкнең чәчәк атуы өчен беренче нигез. IT-өлкәнең алга таба үсеш юнәлешен билгеләү максатыннан республикада “Интеллектуаль Татарстан-2020” мәгълүмати коммуникация технологияләрен үстерү стратегиясе гамәлгә ашырыла”, - диелә ТР Президентының котлавында. Республика башлыгы саммитта катнашучыларга нәтиҗәле эшләүләрен һәм уңышлар теләде.
РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгының Мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Артем Ермолаев билгеләп үткәнчә, Татарстан IT-өлкәне үстерү буенча үрнәк төбәкләрдән санала. Республика тәҗрибәсе Россия Федерациясенең башка субъектларына да таратыла.
«IT-Summit’2010. Индустрия лидерлары очрашуы» форумында катнашучылар икътисадның кризис чорына нәтиҗә ясаячак, кризистан исән-имин чыгучыларның перспективалары хакында фикер алышачак, яңа икътисади һәм хокукый реалиелар (Таможня берлеге, салым ташламалары, ИТ-бизнесны саклау, дәүләт программалары һәм башкалар), ИТ-бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру хакында сөйләшәчәк.
Форумда Россия һәм чит илләрнең иң эре IT-компанияләре хуҗалары, инфраструктура оешмалары (нәшрият йортлары, аналитик компанияләр), бизнесны алып бару шартларына йогынты ясаучы дәүләт структуралары җитәкчеләре катнаша.
Конференциянең форматы түгәрәк өстәл кысаларындагы пленар чыгышлар һәм бәхәсләрне берләштергән бай эчтәлекле эшлекле программаны үз эченә ала.


news_right_1
news_right_2
news_bot