news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда IT-парк базасында цифрлы мөмкинлекләр үзәге төзеләчәк

Бу үзәктә республика компанияләре җитештерү эшенә кертергә мөмкин булган заманча технологияләрне өйрәнә алачак.

Казанда IT-парк базасында цифрлы мөмкинлекләр үзәге төзеләчәк

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Казан IT-паркы базасында цифрлы мөмкинлекләр үзәге барлыкка киләчәк. Анда республика компанияләре җитештерү эшенә кертергә мөмкин булган заманча технологияләрне өйрәнә алачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

«Бу үзенә күрә „киләчәк көн фабрикасы“ булачак. Үзәктә гамәли дәресләр республика компанияләренә эзлекле һәм максатчан рәвештә 4.0 индустриясе мөмкинлекләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк», — диде ул.

Икътисадның динамик үсеше күбесенчә продуктның бөтен тормыш циклын колачлаган цифрлаштыру дәрәҗәсенә бәйле. Сәнәгать һәм ясалма интеллект һәм Интернет нигезендә цифрлы технологияләр һәм эшләнмәләр кертү бизнес өчен оптималь карарлар кабул итәргә, җитештерү чыгымнарын киметергә, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм компаниянең базарда конкурентлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100