news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда исле газ белән агуланган өч баланы һәм әниләрен хастаханәгә озатканнар

Беренчел мәгълүмат нигезендә, газ белән агулану газ колонкасы урнаштырылган торак җилләтелмәгәнлектән килеп чыккан.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда исле газ белән агуланган өч баланы һәм әниләрен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл Казанда Совет районының Комаров урамындагы йортта килеп чыккан. Бу хакта хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичә кич сәгать уннар тирәсендә алынган.

Зыян күрүчеләрне Казан республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар. Беренчел мәгълүмат нигезендә, газ белән агулану газ колонкасы урнаштырылган торак җилләтелмәгәнлектән килеп чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot