Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ислам, яһүд һәм христианлык тәкълиматларына багышланган күргәзмә ачыла
Иртәгә 14.00 сәгатьтә Казанның Ислам мәдәнияте музеенда «Ун васыять. Автор билгеле» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Дөнья мәдәнияте һәм диннәре тарихы музее фондларының (Дагыстан Республикасы, Дербент шәһәре) күчмә күргәзмәсенең премьерасы Казанда «Иҗади кешеләр» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
«Ун васыять. Автор билгеле» – Макс Эпштейн (Израиль), Джамал Ажигирей (Мәскәү) һәм Татьяна Ваганова (Майкоп) әсәрләре күргәзмәсе. Дагыстан музее фондларыннан тәкъдим ителгән күргәзмә Ибраһим пәйгамбәрдән килгән диннәренең һәм аларның гореф-гадәтләренең тормышка үтеп керүе турында уйланырга чакыра.
«Өч заманча автор сайладык һәм аларга ислам, яһүд һәм христианлык тәгълиматлары темасын тәкъдим иттек. Изге китапларга нигезләнеп, бу кануннарның авторының бер булуын исбат итә алабыз. Шуңа күрә алар эчтәлеге һәм күләме буенча күп очракта туры килә», - диелә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Рәссам, сугыш сәнгате буенча мастер, каллиграфия остасы Җәмал Аджигирей пастельләр сериясендәге әсәрләрендә күзаллауларын кеше куллары аша тасвирлаган. «Символлар һәм метафораларда төзелгән иҗади эшләр бик көчле йогынты ясый», - дип хәбәр ителә.
Израиль рәссамы Макс Эпштейн «Кызыл сыерлар» дип атала торган серия ясаган. Майкопта яшәп иҗат итүче дизайнер, педагог Татьяна Ваганова бу проект өчен гади материаллар – кәгазь һәм карандаш кулланып, дөньядагы бар нәрсәнең дә гади һәм гадел булуына басым ясый. Аның иҗат эшләре чагыштырмача шартлы, шуңа карамастан, һәр сурәт аша изге китапта бирелгән канунны аңлап һәм укып була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз