news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумы башланды

Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумы башланды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда VI Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара форумы башланды. Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласындагы очрашу цифрлы трансформациягә һәм сәүдә-сәнәгать палаталары эшчәнлегендә ясалма фәһем мөмкинлекләрен куллануга багышланачак.

«Бу модага иярү генә түгел. Бу — бүгенге көндә актуаль мәсьәлә. Хәзерге вакытта цифрлы трансформацияне дә, ясалма фәһемне дә палата әгъзалары һәм безгә хезмәт күрсәтү өчен мөрәҗәгать итүчеләр актив куллана», — дип белдерде ул.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агеев исә форумның яңа элемтәләр урнаштыру һәм һөнәри күнекмәләрне арттыру өчен яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады.

Форум XVII «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында уза. Чара 13 майдан 15 майга кадәр дәвам итәчәк.

Узган елда форум Россиянең 64 сәүдә-сәнәгать палатасыннан һәм 20 чит илдән 250дән артык катнашучыны җыйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot