news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ислам хәзинәләренә багышланган күргәзмә ачыла

15 майда Ислам илләренең мәдәният министрлары корылтае һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисад форумының мәдәни программасы кысаларында Татарстан Республикасының Милли музее Казан Ратушасында «Свет ислама сквозь столетия» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә уникаль кулъязма һәм басма Коръән, традицион шәрыкъ бизәкләре һәм гарәп язулары белән бизәлгән бронза эшләнмәләр, шулай ук төрле төсләр белән чигелгән намазлыклар күрергә була. Экспозициядә язма һәм китап мәдәнияте, дини культ предметлары, дин әһелләренең киемнәре һәм дини текстлар язылган һәм изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре рәсемнәре төшерелгән шамаилләр дә була.

Экспозициядә төп урынны Каһирәдәге «Дар-әл-Кутуб» җыентыгында саклана торган, Мәмлүкләр һәм Илханидлар династияләре вакытында төзелгән XIV йөздәге кулъязма Коръән битләре алачак. Аларны изге китапның эчтәлеген, аның күрсәтмәләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен ача торган басма шамаилләр тулыландыра.

Уникаль экспонатлар булып Россия өчен сирәк булган, хаҗ белән бәйле әйберләр булачак, алар арасында – Кәгъбә япмасы – кисвәнең зур фрагменты (өч метрдан артык) бар, ул хаҗ тәмамлангач хаҗиларга тарату өчен кечкенә кисәкләргә киселә. Ефәктән тукылган, буй-буй сызыклар белән нәфис язулы кисвә чын сәнгать әсәре булып тора.

Күргәзмәдә күренекле татар дин галимнәре һәм мәгърифәтчеләре - Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләре дә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр шулай ук музейга татар гаиләләреннән килгән һәм татарларның ислам дөньясы белән тирән элемтәләрен чагылдырган Евразия мөселман халыклары мәдәни һәйкәлләрен дә күрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100