news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда ислам уку йортлары студентлары арасында футбол турниры уза
Киләчәктә иң яхшы уенчылардан ТР мөселманнарының Диния нәзарәте җыелма командасы оештырылачак
Скопировать ссылку
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Ноябрьдә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте яклавы астында ислам уку йортлары студентлары арасында футбол турниры уза.
Ярышларда 10 студент командасы – Россия ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм башка уку йортлары катнаша.
Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Киләчәктә иң яхшы уенчылардан ТР мөселманнарының Диния нәзарәте җыелма командасы оештырылачак һәм ул төрле футбол ярышларында катнашачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең физик тәрбия һәм спорт мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирүен билгеләп үтәргә кирәк. Киләчәктә шулай ук ислам уку йортлары студентлары арасында спорт олимпиадасы үткәрү планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot