Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Ислам уеннарын 2026 елга күчерергә мөмкиннәр
Татарстан башкаласында яшүсмерләр арасында беренче Ислам уеннарын 2026 елга күчерергә мөмкиннәр, бу мәсьәлә буенча фикер алышу дәвам итә. Бу 2025 елгы спорт көн тәртибе тыгыз булуга бәйле. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Хәзер дискуссия бара. Яшүсмерләр арасында Ислам уеннары киләсе елда булмаска да мөмкин, чөнки ул көн тәртибе буенча бик бай: анда Азия уеннары да, Ислам теләктәшлеге уеннары да бар», — дип билгеләп үтте Татарстан Спорт министрлыгы җитәкчесе.
«Хәзер диалог алып барабыз, бәлки [ярышлар] 2025 елда түгел, ә 2026 елда узар. Ахыргы карар әле кабул ителмәгән, ел ахырына кадәр без хәл итәрбез дип уйлыйм», - дип ачыклык кертте ул.
Элегрәк 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында беренче Ислам уеннары 2025 елның җәендә Казанда узар дип көтелгән иде. Турнирны оештырырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.
«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре безгә яшүсмерләр уеннарын уздыруны ышанып тапшырырга әзер. Күпләр катнашыраг җыена. Без бу хакта фикер алышабыз, безнең элемтәләр яхшы. Бу Россиянең хезмәттәшлеккә ачык булуын күрсәтү өчен тагын бер сәбәп», - дип белдерде быел июнь аенда республика җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз