Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе узачак
9-10 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» территориясендә «Ислам Нуры» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе уза. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган республика чаралары кысаларында оештырыла һәм милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуга, Ислам динен тотучы халыклар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелә.
Күргәзмә ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган мөселман әдәбияты фестивален; төрле темаларга сессияләр белән бизнес-форумны; хәләл стандарты буенча җитештерелгән продукция экспозициясен (шул исәптән мөселманнар өчен товарлар сату һәм атрибутика ярминкәсен дә), мөселман киемнәре коллекциясен күрсәтүне, мәдәни программаны үз эченә ала, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
«Ислам Нуры» күргәзмәсенә килүчеләр өчен лекторий эшләячәк, анда Нәзарәт вәкилләре чыгыш ясаячак, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре керамика, бизәкле күн мозаикасы буенча мастер-класслар күрсәтәчәк.
Намазны 3 нче павильонда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен каралган аерым бүлмәләрдә укырга мөмкин булачак. Ачык мәйданда хәләл ризыклар белән тамак ялгап алырга да мөмкинлек тудырылачак.
Күргәзмә 9 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә рәсми рәвештә ачыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз