news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ислам нигезлəре буенча түләүсез дәресләрдә тиз арада намаз укырга өйрәнеп булачак

Дәресләр Галиев мәчетендә атнага бер тапкыр, шимбә көнне була.

Казанда ислам нигезлəре буенча түләүсез дәресләрдә тиз арада намаз укырга өйрәнеп булачак
Салават Камалетдинов, архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Казанда Галиев мәчетендә түләүсез оештырыла торган ислам дине нигезлəрен өйрәнү дәресләрендә тиз арада намаз укырга өйрәнеп булачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нəзарəтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова сөйлəде.

"Дин нигезләренә өйрәтә торган "Ислам. Беренче адымнар" мəктəбендә ислам дине нигезлəрен укытачаклар. Биредә тиз арада намаз укырга өйрəнеп булачак", - диде Айгөл Биктимерова.

  • Дәресләр Галиев мәчетендә атнага бер тапкыр, шимбә көнне була. Уку иртәнге тугыздан көндезге уникегә кадәр дәвам итәчәк.

"Хатын-кызлар аерым, ир-атлар аерым шөгыльлəнəчəк. Соңгы дəрестə Коръəн ашы үткəрəчəкбез. Һəркем шəһадəтнамə алачак", - дип сөйлəде Диния нəзарəтенең социаль үсеш бүлеге белгече Лилия Ильясова.

Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ислам динен кабул итүнең өстенлекләре турында вәгазь сөйләр дип көтелә. Кереш дәрестә тыңлаучылар тәхарәт һәм госел алырга өйрәнәчәк.

Тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнәчәк, яулык ябу буенча мастер-класста катнашачак. Моннан тыш, өлкән буын вәкилләренә Коръән мәҗлесен уздыру һәм зыярәт кылу буенча лекцияләр уздыру ниятләнә. 

Айгөл Биктимерова сүзләренчә, катнашучыларның саны илледән артып киткән. Иң яшенә - 16, иң өлкәненә - 78 яшь. Халык курсларга актив рәвештә язылуын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100