Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Ислам мәдәнияте музеенда дини темага шигырьләр язучы авторлар белән очрашу узачак
Казанның Ислам мәдәнияте музеенда дини темага шигырьләр язучы заманча авторлар белән очрашу узачак. Шагыйрьләр – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рифат Сәлах, Шәйхи Маннур һәм Гамил Афзал исемендәге премияләр лауреаты Фәнил Гыйләҗев, шулай ук «Болгар» радиосында «Хак дин» тапшыруын алып баручы Фаил Гыймадов үзләренең иҗаты һәм дингә багышланган шигырьләре белән уртаклашачак. Бу хакта Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара 21 февральдә 10:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда узачак. Очрашу татар телендә үткәреләчәк.
Шигырьләр тыңларга һәм Ислам мәдәнияте музее белән танышырга теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз