news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «ALGA TRAIL» йөгереше үтәчәк

Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала.

Казанда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «ALGA TRAIL» йөгереше үтәчәк
http://dumrt.ru/

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 20 июньдә Казанның Аккош күле янында массакүләм йөгереш узачак. Ул элегрәк һава торышы үзгәрү сәбәпле күчерелгән иде. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үткәрә һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. 

Массакүләм йөгереш сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, Татарстанда, массакүләм һәм барлык кешеләр дә шөгыльләнә алырлык спорт төре буларак, трейлраннингны популярлаштыру; спортчыларның белемен арттыру һәм махсус күнекмәләрен үстерү; аларны Россия күләмендә һәм чит илләрдә уза торган ярышларда катнашырга әзерләргә ярдәм итү; көчлеләрне ачыклау максатыннан оештырыла. 

Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://myrace.info/events/130/ 

Чараның нигезләмәсен әлеге сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин: https://docs.google.com/document/d/1RtwdEwLs5f1I_sarXpJPQlCDIDxe7YKCSJTe1IUzCTc/edit 

Теркәлү 08:45 сәгатьтә тәмамлана. Йөгереш 09.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot