news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Ислам кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә Корбан бәйрәме узды

Бәйрәмгә азкеремле һәм күпбалалы гаиләләрдән, туганнарында тәрбияләнүче ятимнәр чакырылган

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Казанда “Ислам кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә Корбан бәйрәме һәм Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Аны ТР Мөселманнары диния нәзарәте, ТР Мөслимәләр берлеге һәм шушы мәдрәсә оештырды.
Мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә азкеремле һәм күпбалалы гаиләләрдән, туганнарында тәрбияләнүче ятимнәр чакырылган.
Әлеге чарада Корбан бәйрәменең килеп чыгышы һәм исламга багышланган лекция, Коръәннән сурәләр укылган, дога кылынган. ТР Мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы “Зәкәт” фонды әзерләгән бүләкләрне тапшыргач, кунаклар аралашуны бәйрәм өстәле артында дәвам иткән.
Бәйрәмне оештыручылар гаиләләргә корбан итен бүләк итеп биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot