Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ислам илләренең халыкара хоккей ассоциациясен булдырдылар
Бүген Идел буе спорт академиясендә ислам илләренең беренче хоккей турнирында катнашкан 13 ил вәкиле «Ислам илләрендә хоккейны үстерү берләшмәсе»н төзү турында килешүгә кул куйды.
Ассоциациягә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Марокко, Алжир, Оман, Бахрейн, Иран, Монголия, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Төркия, шулай ук Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе җитәкчеләре нигез салды.
Яклар хоккейны үстерү, уртак спорт турнирларын оештыру, федерацияләр арасында тәҗрибә алмашу мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Штаб-фатиры Казанда урнашачак Халыкара ассоциация башлыгы итеп ТР Хоккей федерациясе президенты, «Ак Барс» һәм «Татнефть» җәмгыяте җитәкчесе Наил Маганов сайланды.
Азия төбәгендәге вице-президент Кыргызстан Хоккей федерациясе президенты Әнвәр Оморканов булса, Якын көнчыгыш төбәгендәге вице-президент Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кышкы спорт төрләре федерациясе президенты Хамел Әл-Кубейси булды.
Бүген Казанда ислам илләренең беренче хоккей турниры катнашучы командалар йолдызларының гала-матчы белән тәмамлана, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз