Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ислам илләре мирасын саклау буенча 14нче съезд була
Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры, доктор Салем Бин Мөхәммәд Әл Малик Казанда ислам илләренең мәдәният министрлары корылтаенда Татарстан башкаласында ислам илләренең мәдәни мирасын саклау буенча 14нче съездны уздыру турында игълан итте.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Индонезия мәдәният министры Фадли Зон, 2025 елның сентябрендә ислам илләре мәдәният министрлары съездында катнашучыларны мәдәни форумга чакырган. Аны Индонезия Балида уздырачак.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) мәдәният министрлары съезды бүген Казан Ратушасында KazanForumның икенче көнендә уза.
Түгәрәк өстәл артына Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Гвинея, Индонезия, Иран, Мавритания, Сомали, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән катнашучылар җыелды. Алар мәдәниятләр диалогын күпполяр дөньяда тәңгәллекне һәм төрлелекне саклау нигезе итеп карый. Кунакларга сәламләү сүзе белән Россия мәдәният министры Ольга Любимова һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз