Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ислам илләре мәдәният министрлары корылтае: Мәдәни мирас – гомумкешелек байлыгы
Кичә Казан Ратушасында «Казан – ислам дөньясы мәдәни башкаласы» елы кысаларында иң мөһим вакыйгаларның берсе узды. XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында ислам дөньясы мәдәният министрларының корылтае узды.
Корылтайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Кувәйт, Бәһрәйн, Палестина, Пакистан, Ливан, Судан, Сомали, Мисыр, Иран, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан һәм башка дәүләтләр – барлыгы 28 илнең мәдәният министрлары яки аларның урынбасарлары катнашты.
«Без ислам дөньясы яшь иҗатчылары өчен Казанның илһам урыны булуын телибез»
Барлык кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы исемен йөртүе зур җаваплылык һәм горурлык булуын ассызыклады. «Бу Татарстанның ислам цивилизациясенә күп гасырлар дәвамында керткән өлешен күрсәтә», – дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, бу – «киләчәккә аванс булып та тора, һәм бу ышанычны аклау мөһим». «Башкала булу - ул безнең өчен көч урыны билгесе», – диде Татарстан Рәисе. Ул Татарстанның тарихи яктан Идел буе Болгар дәүләте чорыннан ук «мөселман культурасы төньяк форпосты» булуын, биредә дистәдән артык халыкларның язмышлары үрелеп барганын билгеләп узды.
«Ислам дөньясы мәдәни башкаласы елы программасына тирән мәгънә салдык. Глобаль диалог өчен платформа булдырырга телибез. Ислам мәдәнияте дөньясы – ул бөек тарих кына түгел, ә заманча сәнгать, иҗади индустрияләр, цифрлы технологияләр, иң мөһиме – яшьләр», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Ул 2036 елда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтү турында Россия Президенты Владимир Путин Указы имзалануын зур горурлык белән искәртте.
«Без ислам дөньясы яшь иҗатчыларның Казанны старт, илһам, яңалыкка рухландыру урыны буларак күрүен телибез. Без диалогка, шулай ук төрле халыклар һәм конфессияләрнең тату яшәү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Казанда булудан тойган кичерешләрегез кыю карарларга этәрсен», – дип Рөстәм Миңнеханов уңышлы эшчәнлек теләде.
«Һәр цивилизация, һәр халык, һәр милли сәнгать мәктәбе мәдәни мираска уникаль өлешен кертә»
Россия мәдәният министры Ольга Любимова төрле милләт, дин, цивилизацияләрнең бергә дус яшәвендә Казанның үрнәк шәһәрләрнең берсе булуын әйтте. «Сезне кунакчыл Татарстан җирендә – күп гасырлык тарихлы, төрле халыклар, диннәр, мәдәни традицияләр бергә татулыкта яшәгән Казан шәһәрендә сәламлим», – дип мөрәҗәгать итте Ольга Любимова.
Ул Россиядә, шул исәптән Татарстанда төрле мәдәниятләрнең бергә яшәү тәҗрибәсен, мирасны саклау мәсьәләләрен билгеләп узды.
«Һәр цивилизация, һәр халык, һәр милли сәнгать мәктәбе дөнья мәдәниятенә уникаль өлешен кертә. Шуңа безнең гомуми бурыч – мәдәни төрлелекне үзара үсеш чыганагына әйләндереп, традицияләрдәге аермалыкларга сакчыл карау. Бу мәсьәләдә Казан – иң яхшы үрнәкләрнең берсе: биредә православие храмнары, мәчетләр, шәрыкъ һәм Европа сәнгать традицияләре янәшә тора. ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кергән Казан Кремле тарихи һәйкәл генә булып калмады, төрле цивилизацияләрнең дус яшәве символы да булды», – диде ул.
Фото: © rais.tatarstan.ru
Ольга Любимова әйтүенчә, Россия һәм ислам дөньясы илләренең хезмәттәшлек кыры зур. «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренең күпчелегенең борынгы шәһәрләр, мәчетләр, мәдрәсәләр, кулъязмалар, ислам архитектурасы һәм археологик мирас объектларын саклау тәҗрибәсе бар. Россия тәҗрибә, реставрация технологияләре, музей практикалары белән уртаклашырга, фондларны цифрлаштыру, кадрлар әзерләү һәм фәнни эзләнүләр өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашырырга әзер. Мәдәни мирас бер илгә яки бер буынга гына карамый, ул – бөтен кешелек хәзинәсе. Дәүләткә аны саклау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру эшендә зур җаваплылык йөкләнә», – дип билгеләп узды Ольга Любимова.
Ул Россия территориясендә ЮНЕСКО мирасына керүче 32 объект урнашканын, шуларның 23е мәдәни критерийлар буенча кабул ителгәнен искәртте. Мәдәният министры моның гуманитар өлкәдә халыкара хезмәттәшлек өчен ныклы нигез булып торуын ассызыклады.
«Бөтендөнья ислам шигърияте антологиясен булдырырга тәкъдим итәбез»
Төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Төрекмәнстанның Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) белән хезмәттәшлек итү өчен тәкъдимнәр әзерләгәне турында сөйләде.
Фото: © rais.tatarstan.ru
«Беренчесе – тарихи мирас. Төрекмәнстан ИСЕСКОның ислам илләренең мәдәни мирасын саклау һәм баету буенча озак вакытка исәпләнгән стратегиясен әзерләргә кирәк дип саный. Мирасны өйрәнү генә түгел, ислам илләрендә ислам мәдәнияте мирасын әдәби хезмәтләр, кинематография, виртуаль музейлар, онлайн галереялар аша киң катламга таныту буенча эш алып бару мөһим», – диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
Икенче тәкъдим мәгариф һәм мәгърифәтчелеккә кагыла. Ул «Ислам шигърияте диалогы: зирәклек һәм бәйләнеш» программасын гамәлгә ашыру кирәк дигән фикердә. «Җәмәгатьчелекне борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр ислам шигърияте һәм фәлсәфәчеләрнең уй-фикерләре, фәлсәфи тәгълимат белән таныштыру кирәк. Тарихи үзенчәлекләре кызыклы. Бөтендөнья ислам шигърияте антологиясен булдырырга тәкъдим итәбез. Аңа ислам дөньясы фикер ияләре, фәлсәфәчеләрнең әсәрләрен кертеп булыр иде», – ди төрекмән халкының милли лидеры.
Өченче тәкъдим ислам дөньясының «акыллы шәһәрләр» концепциясен үстерү белән бәйле. «Ислам дөньясында, шул исәптән, Төрекмәнстанда «акыллы шәһәрләр» булдыруга дәүләт сәясәте юнәлеше буларак карарга кирәк. «Акыллы шәһәр» төшенчәсе – ул акыл, иҗат, архитектура, мәдәният, фән, технологияләр кушылмасы. Белем, тәҗрибә уртаклашуны җайга салу кирәк. Безнең тәкъдимнәр исәпкә алыныр дип өметләнәбез, – диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
Ул «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумының киң юнәлешләр спектры буенча хезмәттәшлек өчен мохит һәм шартлар тудыруын искәртте.
«Глобаль үзгәрешләр шартларында мәдәни күптөрлелекне, традицион кыйммәтләрне саклау мөһим. Бу җәһәттән халыкара оешмаларның гуманитар багланышларны ныгытуда роле зур», – диде. Ул яшьләр белән эшләүнең әһәмиятен һәм ислам илләренең мәдәни мирасына якынайту аша яңа буынның зиһен потенциалын үстерү кирәклеген билгеләп үтте.
«Казан рухының бөтен дөньяда югары бәяләнгән кыйммәтләрдә һәм һәйкәлләрдә чагылыш табуын күрәбез»
Татарстан башкаласы Казан – дөнья мәдәнияте үрнәге, Россия һәм ислам дөньясының үзара хезмәттәшлеге мәйданчыгы булып тора. ИСЕСКО (Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы) генераль директоры Салем бен Мөхәммәд әл-Малик утырышта шулай дип белдерде.
Фото: © rais.tatarstan.ru
«Казан бөтен дөньяга бай, күптөрле мәдәният турында күзаллау бирә, халыклар арасында хезмәттәшлек өлгесе булып тора», – диде ул чыгышында.
Ул Казанның бай традицияләргә ия тарихи шәһәр булуын искәртеп үтте. «Казан рухының бөтен дөньяда югары бәяләнгән кыйммәтләрдә һәм һәйкәлләрдә чагылыш табуын күрәбез. Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайлануы аның дөнья тарихындагы урынын күрсәтә. Казанда без халыкның тарихи хәтерен, аның күңел рухын чагылдырган көйләрне ишетәбез. Биредә Россия һәм ислам дөньясы очраша», – дип белдерде Салем бән Мөхәммәд әл-Малик.
Ул Казан һәм ИСЕСКОның еллар дәвамында бергәләп күргәзмәләр оештыруын, белем бирү һәм мәдәни программаларны гамәлгә ашыруын билгеләп узды.
«Казан Татарстан һәм Россия Федерациясе белән генә түгел, бөтен ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләр үсешендә яңа старт мәйданчыгы булыр дип ышанабыз. Безнең гомуми тарихыбыз, гомуми кыйммәтләребез һәм дөньяның киләчәген бергәләп кору теләге бар, ул безгә алга барырга комачаулаган бар нәрсәгә каршы тора ала», – диде ИСЕСКО башлыгы.
«Безнең бурыч – мәдәни мирасны саклау һәм алга этәрү»
Бүген 28 илнең дә мәдәният министрлыгы җитәкчесе яки урынбасарына сүз бирелде. Алар 3,5 сәгать барган утырышта чыгышларында ислам мәдәнияте роле, үсеш мөмкинлекләре турында фикерләрен әйттеләр. Матди булмаган мирас, шул исәптән, һәйкәлләр, кулъязмалар, мәгърифәтчелек һәм башка борынгы хезмәтләрне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру әһәмияте турында сөйләделәр. Алар һәркайсы үзләрендә һәйкәлләр ачылу, күргәзмәләр оештыру һәм башка төрле мәдәни юнәлештәге эшчәнлекләре турында мәгълүмат җиткерделәр. «Мәдәни күптөрлелек цивилизациянең мөһим чыганагы булып тора. Безнең бурыч – мәдәни мирасны саклау һәм алга этәрү», – дигән фикерләр яңгырады.
Таҗикстан мәдәният министры урынбасары Давлат Сәфәрнең чыгышы гуманитар хезмәттәшлек юнәлешләре турында булды.
Ул ислам дөньясында дустанә мөнәсәбәтләр халыкара форумын булдыру ниятен белдерде. Давлат Сәфәр мондый мәйданчык илләргә милләтара һәм динара татулык өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итәчәк, дип саный.
«Без коллегаларга төрле мәдәни традицияләрне бердәм милли контекстка берләштерү тәҗрибәсен тәкъдим итәргә телибез. Бу безгә милли азчылык хокукларын яклау һәм аларның мәдәни мирасын саклау өчен гуманитар стандартлар эшләргә мөмкинлек бирәчәк», – диде Давлат Сәфәр.
«Таҗикстанда төрле халыклар һәм конфессияләр тату гомер кичерә. Безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, татулык һәм тотрыклылык чит мәдәнияткә хөрмәт булган җирдә генә бар. Бергәләп үзара аңлашу аша гына күп төрле дөньяның кыйммәтен, матурлыгын киләчәк буыннар өчен саклый алабыз», – дип белдерде ул.
Давлат Сәфәр этнографик туризм һәм музей эше өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә, ислам мәдәниятенең Евразия халыклары белән багланышларына багышланган уртак күргәзмә проектларын булдырырга тәкъдим итте.
«Мәдәният ул – хәтер һәм хыял. Хәтер һәм хыял тоташкан җирдә киләчәк пәйда була»
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева корылтай утырышыннан соң журналистларга бүген халык кәсепчелеге, һөнәрчелек, ул белемнәрне киләчәк буынга тапшыру мөһимлеге турында сөйләшү булганын искәртте.
Чыгыш ясаучыларның берсенең тезисын искә төшереп, ул: «Мәдәният ул – хәтер һәм хыял. Хәтер һәм хыял тоташкан җирдә киләчәк пәйда була. Россия мәдәниятләр диалогына һәрвакыт ачык. Казан – ислам дөньясы мәдәни башкаласы елы дәвамында барлык чаралар Россиядә һәм ислам илләрендә мәдәни мираска юнәлдереләчәк», – диде.
Мәдәният министры Ольга Любимова да йомгаклап: «Алда безне җитди эш, бик күп чаралар көтә: театр, ислам сәнгате, яшьләр фестивальләре, кино, күргәзмәләр, гарәп теле белеме буенча олимпиада һәм башкалар», – диде.
«Бүген пленар утырышта бер генә ил дә сүз әйтмичә калды, һәркайсына үз фикерен җиткерергә мөмкинлек бирелде», – диде Ольга Любимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз