news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ислам илләре арасында хоккей турниры була

14-18 гыйнварда Казанда ислам илләре арасында халыкара хоккей турниры үтәчәк. Ярышлар ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында оештырыла.

Татарстан башкаласына барлыгы 13 илнең җыелма командалары килә. Аерым алганда, алар арасында Бәһрәйн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко һәм Төркия командалары булыр дип көтелә.

Матчларны ике мәйданчыкта үткәрергә ниятлиләр. Алар «Спорт сарае»нда һәм «Татнефть Арена»да узачак.

Ислам илләре арасында хоккей ярышлары үткәреләчәге турында август аенда ук билгеле булган иде. Ул чагында турнирның «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» саммитының спорт өлеше кысаларында узачагы хакында хәбәр ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot