news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ислам финанслары буенча курс башлана

«Шәригать буенча финанс белеме» курсы бушлай укытылачак.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты «Шәригать буенча финанс грамоталылыгы» email-курсын башлап җибәрә. Бу хакта агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, күпчелек кешеләр үз керемнәрен арттырырга, шул ук вакытта диннән тайпылмаска тели. Шуңа бәйле рәвештә, Ислам икътисадының база принципларын аңлаешлы итеп аңлату һәм аудиториянең финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү өчен курс оештыру турында карар кабул ителде.

«Финансларны этник итеп алып бару халык керемнәренең тигезсезлеге кебек глобаль икътисади проблема белән көрәшергә мөмкинлек бирә», — дип шәрехләде Талия Миңнуллин инициативасын.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, курс тыңлаучыларга ислам финанслары һәм инвестицияләү нигезләрен аңлауда алга барырга, шулай ук көндәлек эшлекле операцияләрдә мөселман кыйммәтләрен истә тотып, килешүләр төзи белергә мөмкинлек бирәчәк.

Курсларны тыңлаучыларга шәхси финанс планлаштыру нигезләре, традицион финансларның партнерныкыннан аермасы, ислам бизнес-этикасы нигезендә акча һәм инвестицияләр белән дөрес эш итү турында сөйләячәкләр.

Ай дәвамында һәр сишәмбе һәм җомга саен курста катнашучылар лекцияләр һәм гамәли биремнәр белән тематик хатлар алачак.

email-курсны узу өчен 25 июльгә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә була: https://forms.yandex.ru/u/5f0c4e989cd1e0043af86835/.

news_right_1
news_right_2
news_bot