Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр
21 октябрьдә Казанда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында, Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиадага йомгак ясалды һәм тантаналы рәвештә җиңүчеләр бүләкләнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда Россиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортлары студентлары, шулай ук 15 ил – БДБ илләре, Төркия, Пакистан, Һиндстан, Малайзия һәм Индонезия вәкилләре катнашты. Быелгы бәйге Сербия, Босния һәм Герцеговина, Көньяк Африка Республикасы командаларының катнашуы белән үзенчәлекле булды: алар беренче тапкыр олимпиадага кушылды.
Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин бүләкләү тантанасында чараның әһәмиятен билгеләп үтте. «Бу – Россиядә мондый рәвештәге иң зур вакыйгаларның берсе – олимпиадада катнашу өчен никадәр студент җыела. Күп кенә Россия студентлары өчен бу зур вакыйга, аңа алар озак вакыт әзерләнә. Киләчәктә барлык катнашучылар да киләсе олимпиаданы түземсезлек белән көтәрләр һәм шулай ук яхшылап әзерләнерләр дип өметләнәм», – диде ул.
Ул шулай ук оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, шулай ук эшләрне тикшерүдә катнашкан югары уку йортлары экспертларына һәм укытучыларына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә аларның катнашуы нәтиҗәләрнең объектив булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз