news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ислам дөньясы мәдәният министрлары корылтае башланды

Бу минутларда Казан ратушасында XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Ислам дөньясы мәдәният министрларының съезд утырышы башланды.

Корылтай эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, төркмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары катнаша.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов сәламләү чыгышында бүгенге шартларда мәдәни күптөрлелекне саклау бурычы торганын билгеләп узды. Бу нисбәттән халыкара оешмаларның роле артуын искәртте. «Безнең илдә төркмән халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау эше алып барыла. Төркмәнстанда 1500дән артык тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр бар»,- диде ул.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде һәм 2026 елда Казанга ислам дөньясы мәдәни башкаласы исеме бирелүе белән котлады. Төркмән лидеры ислам мәдәниятен таныту буенча берничә тәкъдимен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясы мәдәни башкаласы исемен йөртү зур җаваплылык һәм горурлык булуын ассызыклады. «Бу - Татарстанның ислам цивилизациясенә күп гасырлар дәвамында керткән өлешен күрсәтә», - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов 2036 елда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтү турында Россия Президенты Владимир Путин Указы имзалануын зур горурлык белән билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot