Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды
Егерме уку йорты шәкертләре “Ислам хокукы”, “Ислам дисциплиналары” һәм “Гарәп теле” номинацияләре буенча белемнәрен күрсәтте
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Казанда Россия Ислам университетында ислам уку йортларында белем алучы студентлары арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча өченче бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды. Олимпиаданы Россия Ислам университеты Күвәйтнең Ислам фәненә булышлык итү фонды һәм Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгарифенш ярдәм итү фонды (Мәскәү шәһәре) белән берлектә оештырды.
Олимпиадада Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Кабарда-Балкария, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов шәһәрләреннән килгән студентлар катнашты. Егерме уку йорты шәкертләре “Ислам хокукы”, “Ислам дисциплиналары” һәм “Гарәп теле” номинацияләре буенча белемнәрен күрсәтте. Барлык номинацияләрдә дә тест биремнәре буенча җавап бирергә кирәк иде. Моннан тыш, “Гарәп теле” номинациясендә текстларны - сәнгатьле итеп, ә башка номинацияләрдә Коръәнне кагыйдәләрне кулланып һәм матур итеп уку зарур иде.
Шулай итеп, “Ислам дисциплиналары” номинациясендә беренче урынны – Махачкала шәһәрендәге Теология һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Тимерханов Рамазан, “Ислам хокукы” номинациясендә - Махачкала шәһәрендәге Теология һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Абдулмөслимов Йосыф, “Гарәп теле” номинациясендә Казандагы Россия Ислам университеты шәкерте Сабирҗанов Руслан алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз