news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы темасына рәсем ясарга була

17 августта Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы темасына бөтенроссия пленэры була. Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнарга кушыла һәм үз рәсемнәрен ясый ала. 

Әлеге чарада катнашучыларга күренекле сәнгать эшлеклеләре, ә нәкъ менә Россия сәнгать академиясе вәкилләре, халык һәм атказанган рәссамнар, Татарстан һәм илнең иҗади берлекләре әгъзалары ярдәм итәчәк. Алар картиналар ясауда иҗади тәкъдимнәре белән уртаклашудан тыш, катнашучыларга бөек рәссамнар турында да сөйләячәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашу өчен гражданнарга үзләре белән кәгазь, буяу һәм пумала, кәгазь, урындык, этюдникны ныгыту өчен папка яки планшет алырга кирәк. Пленэрга теләсә нинди яшьтәге кешеләр дә кушыла ала, шул ук вакытта рәсем ясау осталыгы мөһим түгел.

Чара 9:30 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә башлана. Катнашучыларны дин белгече һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында көтәчәкләр.

Шуннан соң катнашучыларның этюдлары белән каталог чыгачак, аны тарихчылар үз комментарийлары белән тулыландырырга җыена. Каталог Россия сәнгать академиясендә тәкъдим ителәчәк, шулай ук Казан, Чабаксар, Симферополь, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм илнең башка шәһәрләрендә күргәзмәләр оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100