Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ислам дөньясында бәхәс уяткан темаларга багышланган “Акыл фабрикасы” үтәчәк
18 декабрьдә Казан Кремлендә “Бөек темаларга вак уйланулар” турында “Акыл фабрикасы” лекториясе узачак.
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). 18 декабрьдә Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда чираттагы “Акыл фабрикасы” лекториясе узачак. Бу юлы “Бөек темаларга вак уйланулар” дигән исем астында оештырып, анда ислам диненең үсеш этаплары хакында, дини агымнар турында сөйләячәк һәм мөселманнарның сирәк тарихи фотолары белән таныштырачаклар.
Лекторий Бөтендөнья татар яшьләр форумы, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырыла. Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин: “Гомумән, соңгы вакытта ислам буенча сораулар күп күтәрелә башлады, никах, татар телендә вәгазь алып бару киң җәмәгатьчелектә бәхәс уятты. Шул мәсьәләне татар оешмаларында да тикшерергә уйладык. “Акыл фабрикасы”ның бер темасын шуңа багышладык. Яшьләргә кызык булыр дип уйлыйбыз. Бу көннәрдә Казанга яшь галимнәр Илшат Сәетов һәм Әлфрид Бустанов килә. Аларның эзләнүләре, фәнни эшләре шулай ук дин темасын өйрәнү белән бәйле. Шул форсаттан файдаланып, аларны чакырдык”, - диде.
Сәяси фәннәр кандидаты, Мәрҗани Фондының ислам тикшеренү үзәге фәнни җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе Шәрыкъ институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов “Ислам: Хира мәгарәсеннән смартфон кушымталарына кадәр” темасына чыгыш ясаячак. Казан федераль университеты мөгаллиме Илдар Шәфыйковның лекциясендә ислам һәм миллиүзаң, тел, кадимчеләр һәм җәдитчеләр, XX гасыр башында татарлар тормышы турында сүз барачак. Санкт-Петербургтагы Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов “Хатларда милләт язмышы” темасын ачып бирәчәк.
Тәбрис Яруллин әйтүенчә, “Акыл фабрикасы”нда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовның видеолекциясе тәкъдим ителәчәк. Видеолекцияне караучылар Идел буенда Ислам диненең таралуы, Үзбәк хан идарә иткәндә Алтын Урда җирлегендә Ислам динен кабул итү чоры, татар традицияләрендә Ислам динен кабул итү вакытында милли үзенчәлекләр турында мәгълүмат туплый алачак. Шулай ук монда ислам һәм капитализм, хатын-кыз һәм дин, диндә яңалык һәм мөселман җәмгыятендә билгеле татар мәгърифәтчеләренең роле әйтеләчәк.
Тарих институтытың этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова тәкъдим иткән “Татстайл” бүген һәм иртәгә: мода мәдәният һәм дин белән ничек бәйләнгән” лекциясе дә кызык булыр дип көтелә.
Шулай ук 17-18 декабрьдә Тарих институтында рәссам һәм дизайнер, сәнгать белеме магистры Марина Алин "Ислам сәнгатендә бизәк” гамәли курсын уздырачак. Марина Алин курсыннан ислам илләре сәнгате мисалында геометрик һәм үсемлек бизәкләрен ясау тарихы һәм төп нигезләре турында белеп булачак. Бу курсны тыңлаучылар үзләренең авторлык композицияләрен дә булдырачак.
Хәзергә “Бөек темаларга вак уйланулар”га 50ләп кеше теркәлгән. “Без күбрәк лекция тыңлаучыларны сыйдыра да алмыйбыз. Лекториядә күтәреләчәк темалар белән кызыксынучылар күп булды, алар видеоларын урнаштырырга сорады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән берлектә видеоларны чыгарырбыз”, - диде Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе.
"Акыл фабрикасы" дип аталган белем бирү һәм проектлар мәктәбе һәрдаим Татарстанның алдынгы экпертлары, галимнәре белемнәре белән уртаклаша. Мәктәптә “Тарих һәм туризм”, “Бала үсеше һәм тәрбия”, “Татарларның килеп чыгышы”, “Татарстан Конституциясе” турында лекцияләр укылды инде. Бу мәктәпне тәмамлаучыларга сертификат тапшырылуы да билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз