Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Иске Татар бистәсендә XIX гасырда төзелгән Борнай мәчетенә реставрация ясалачак
Казанның Иске Татар бистәсендә XIX гасырда төзелгән Борнай мәчетен реставрацияләүгә яңадан тотынырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Борнай мәчете 1872 елда шәһәрнең мөселман җәмгыяте тарафыннан архитектор Петр Романов проекты буенча милли-романтик юнәлештәге эклектика формаларында сәүдәгәр Мөхәммәтсадыйк Корбан Гали улы Борнаев акчасына төзелгән. Бүгенге көндә ул федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусында эшли торган мәчет.
2025 ел проекты кысаларында таяныч конструкцияләрне ныгыту, җылылык изоляциясен яхшырту һәм төзелешнең тышкы факторлар йогынтысына тотрыклылыгын арттыру чаралары каралган. Инвалидларга һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга йөрергә мөмкинлек бирә торган инфраструктура булдырылачак. Янәшәдәге территорияне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә.
Бинаны саклап калу эшләрен башкару проекты Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алды.
Искәртик, 2023 елда дини объектны саклау буенча эшләрнең беренче этабы кысаларында аварияләргә каршы эшләр башкарылды.
Эшләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән «Татарстан мәдәни мирас үзәге» дәүләт учреждениесенең ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты карамагындагы белгечләр командасы тарафыннан башкарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз